Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Covid-19: Татарстанда сигезенче үлем очрагы

Үткән тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 80 очрагы ачыкланган.

Шулардан 17 кеше госпитализацияләнгән һәм 63 кеше өйләрендә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча 18 яшькә кадәр - 5 очрак, 18 дән - 30 яшькә кадәр - 12 очрак, 30 дан - 50 яшькә кадәр - 33 очрак, 50 дән - 60 яшькә кадәр - 7 очрак,  60 тан – 70 яшькә кадәр - 14 очрак, 70 тән - 80 яшькә кадәр –  6 очрак теркәлгән.

Шәһәрләр буенча караганда, Казанда бүген 61 очрак, Чаллы, Түбән Кама һәм Яшел Үзәндә  - 4 шәр очрак,Мамадышта - 2 очрак, ә Чүпрәле, Алабуга, Лаеш, Саба һәм Тукай районнарында 1 шәр очрак теркәлгән.

16 майда Татарстанда Covid-19  расланган сигезенче кеше үлгән. Ул 1941 елыгы Түбән Кама районы кешесе булган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса