Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Большаков Конституциягә төзәтмәләр кертү турында

Илнең төп законына тарихи дөреслекне яклау турында пункт кертеләчәк.

Россия халкының батырлыклары турындагы хәтер буыннан-буынга тапшырылырга тиеш, нәкъ менә моның өчен Конституциягә тарихи дөреслекне саклау турындагы төзәтмә кирәк. Мондый фикерне «Татар-информ» корреспонденты белән әңгәмәдә КФУ конфликтология кафедрасы мөдире, Иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча кксперт советының җаваплы секретаре Андрей Большаков белдерде.

«Без Бөек Ватан сугышы вакыйгаларыннан һаман ерагая барабыз. Тиздән Җиңүнең 80 еллыгын, аннары йөз елын билгеләп үтәчәкбез, ул чакта инде ветераннар калмаячак. Киләсе буын без горурланган хатирәләрне киләчәккә тапшырырга һәм без күнеккәнчә саклап калырга тиеш", - дип сөйләде галим.

Ул мондый төзәтмәләр кертү - буыннар дәвамчанлыгы күрсәткече, дип өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса