Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Татарстан Прокуратурасы: хәрәкәт итүгә ялган белешмә өчен җәза биреләчәк

Чикләүләрне бозган өчен штраф яки оешма эшчәнлеген туктатып тору рәвешендә җәза карала.

Хәрәкәт итүгә ялган белешмә өчен аның хуҗасы җәза алачак. Бу хакта «Татар-информ» МА хәбәрчесенә ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

Гомуми изоляция чорында эшчәнлекләре туктатылмый торган оешмаларның исемлеге каралган. Шулай итеп, халыкны туклану продуктлары һәм беренче кирәк-яраклар белән тәэмин итүче һәм гадәттән тыш хәлләр шартларында кичектергесез эшләр башкаручы медицина һәм даруханә оешмалары, компанияләр, шулай ук кичектергесез ремонт эшләре белән шөгыльләнүче фирмалар өзлексез эшләячәк. Моннан тыш, массакүләм мәгълүмат чараларын җитештерү һәм чыгару белән шөгыльләнүче оешмалар да тулы составта эшли.

Мондый оешма хезмәткәрләрендә эш бирүчедән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланган форма буенча белешмә булырга тиеш.

"Эш бирүченең документы (белешмәсе) Татарстан Республикасы территориясе буенча хезмәт вазифаларын үтәүгә бәйле булмаган хәрәкәткә кагылмый", - дип билгеләп үттеләр прокуратурада.

Күзәтчелек ведомствосында ялган белешмә һәм чикләүләрне бозган өчен штраф яки компания эшчәнлеген туктатып тору рәвешендә җәза каралуын искәрттеләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: коронавирус