8 октябрьгә Татарстанда COVID-19дан 83 үлем очрагы теркәлгән
Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы расланган. Туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.
1963 елда туган хатын-кыз, коронавирус йогышы аркасында катлауланган пневмония белән Казанның 7нче номерлы вакытлыча йогышлы госпитальгә китерелә. Хроник авыруларның кискенләшүе аркасында хәле начарланган. Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
1966 елда туган Казан шәһәрендә яшәүче кеше ике яклы пневмония белән хастаханәгә китерелә. Йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авырулары булган. Коронавирус йогышы булу лаборатор тикшерү нәтиҗәсендә расланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа