Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

ТРда 588 табиб эш урынында коронавирус йоктырган, 5се үлгән

Республикада «кызыл» зоналарда барлыгы 8 мең медицина хезмәткәре эшли.

«Медицина хезмәткәрләре үзләренең хезмәт вазифаларын башкарган вакытта Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыру очракларына бәйле рәвештә компенсация түләгәннән бирле бездә 588 очрак теркәлде», - дип искәртте Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.

Жаворонков аңлатып үткәнчә, табибларның инфекция йоктыруына бәйле һәр очрак буенча тикшерү үткәрелә, чирне эштә эләктерүе расланган очракта компенсация билгеләнә. Хәзерге вакытта 138 очрак буенча шундый экспертиза уздырыла.

Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, яңа коронавирус инфекциясеннән 11 табиб үлгән, шуларның бишесе әлеге чирне эштә йоктырган.

Татарстанда «кызыл» зоналарда барлыгы 8 мең медицина хезмәткәре эшли.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса