ТРда коронавирус инфекциясеннән ике яңа үлем очрагы расланган
9 октябрьгә барлыгы 85 үлем очрагы теркәлгән.
1946 елда туган хатын-кыз Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенә яңа коронавирус йогышы аркасында кискенләшкән ике яклы пневмония белән хастаханәгә китерелә. Хроник авырулар булган. Үлемнең сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә билгеләнгән.
1945 елда туган ир-ат ике яклы пневмония белән Әлмәт хастаханәсенә китерелә. Халәте йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авырулары кискенләшүе аркасында катлауланган. Вирус идентификацияләнгән.
Туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа