Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Кентавр килә!

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре коронавирус инфекциясенең яңа дулкынына әзерләнергә чакыралар.

Омикронның Һиндстанда күптән түгел генә ачык-ланган тагын бер штаммы - «Кентавр» югары дәрәҗәдә зарарлы.

Экспертлар сүзләренә караганда, хәзер ул актив рәвештә мутация-ли һәм, иммунитет өчен сизелми дә торган булып, тиз арада үзгәрә ала. Татарстанда әлегә күпләп авыручылар күзәтелми, тулаем ил буенча алганда да яңа вирус белән зарарлану очраклары берән-сәрән, әмма табиблар аның кайбер үзенчәлекләрен ачык-лаган инде.

Республика Сәла-мәтлек саклау министр-лыгының штаттан тыш баш терапевты Диана Абдулганиева хәбәр иткәнчә, инде бу ай ахырына ук авыручылар санының артуы ихтимал. Аның сүзләренә караганда, кентавр омикронга караганда 16% ка йогышлырак һәм өлкәннәр белән бер үк вакытта балалар сәламәтлегенә дә куркыныч тудыра. Медицина хезмәткәрләре иммунитеты әйбәт булган кешеләрдә чир шактый җиңел үтәр дип фаразлый, әмма халыкның бер өлеше аны уртача авыр формада үткәрергә мөмкин.

Борчылулар юкка түгел. КФУның генетика кафедрасы профессоры, ТР Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Альберт Ризванов болай дип белдерә: «Кентавр үзенең структурасын иммунитет өчен сизелмәслек итеп үзгәртергә сә-ләтле. Яңа эпидемиологик хәвефнең билгеләре үзгәрмәде: авыруның тән температурасы күтәрелү, коры ютәл, сулыш алу авырлашу, кайчагында мускулларның авыртуы күзәтелә. Пациентның нинди штамм йоктырганын бары тик ПЦР-тест ярдәмендә генә белеп булачак».

Эксперт билгеләп үткәнчә, яңа штамм эпидемия динамикасын үзгәртә алачак дип әйтергә әлегә иртәрәк - авыруның авыр үтәчәген раслау нигезле түгел, моның өчен бернинди мәгълүматлар да юк. Шуңа да карамастан, Альберт Ризванов вакцинациядән баш тартмаска чакыра.

Аның сүзләренә караганда, хәзер рес-публикада күмәк иммунитетның кимүе күзәтелә. Ревакцинацияне санга сукмыйча, пациентлар үзләрен саклану чарасыннан мәхрүм итәләр. Эш шунда ки, кентавр, омикронның башка төрләре кебек үк, ешрак югары сулыш юлларын зарарлый. Вакцина исә түбәнге бүлекләр сагында тора. Шул рәвешле, кешегә авыру йогарга мөмкин, әмма прививка вируска үпкәләргә төшәргә мөмкинлек бирмәячәк, шуның аркасында инфекция гадәти салкын тию кебек кенә үтәчәк.

Диана Абдулганиева да авыруга каршы прививка ясатырга чакыра.

 

Терапевт аңлатуынча, вакцина - хәзерге вакытта коронавирус белән көрәшү өчен бердәнбер нәтиҗәле корал. Әлеге инфекция белән бәйле очракта «бәлки»гә исәп тотарга ярамый - прививканы алдан ук ясату яхшырак.

 

Таня Шамбер әзерләде

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса