Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Россиядә коронавирус инфекциясенең үтә йогышлы штаммы тарала

Россиядә коронавирус инфекциясе «омикрон»-штаммының ВА.5 субварианты таралуын дәвам итә.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә (Роспотребнадзор) журналистларга шулай дип белдерделәр. Бу хакта «Труд» газетасы яза, дип хәбәр итә "Татар-информ".

«Базага шулай ук Omicron геновариантының BA.4 һәм BA.5 линияләренә карый торган сиквенслар да кертелгән. Тиешле материаллар май ахырында алынган», - диелә ведомство хәбәрендә.

«Омикрон»ның ВА.4 һәм ВА.5 субвариантларын быелның апрелендә Бельгиянең Лёвен католик университеты вирусологлары тапкан. Моннан башка да үтә йогышлы штаммның әлеге төрләре кешедән кешегә йогу тизлегенең югары һәм иммун җаваптан качуда бик нәтиҗәле булуы белән аерылып тора.

12 июньдә Роспотребнадзорның Эпидемиология Үзәк фәнни-тикшеренү институтының геном тикшеренүләр лабораториясе мөдире Камил Хафизов Россиядә ВА.4 субварианты табылуы турында белдерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса