Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Британия табибы баш авыртуын «омикрон» симптомы дип атады

Тамак, баш авырту һәм томау төшү хәзер күпчелек очракта SARS-CoV-2 коронавирусының омикрон-штаммы белән зарарлану билгеләре булып тора.

Тамак, баш авырту һәм томау төшү хәзер күпчелек очракта SARS-CoV-2 коронавирусының омикрон-штаммы белән зарарлану билгеләре булып тора. Моңа Лондон Корольлеге көллиятенең өлкән фәнни хезмәткәре һәм ZOE Covid Study кушымтасы командасы катнашучысы Клэр Стивс игътибар иткән, дип яза Британиянең Daily Express газетасы.

«<...> яңа очракларның 75 процентында Covid симптомнарының салкын тиюгә охшавы, ә классик симптомнарның сирәгрәк очравы Хөкүмәткә киңәш-тәкъдимнәрне тиз арада яңартырга кирәклеген искәртә», - дип аңлата белгеч.

Шуңа бәйле рәвештә Стивс коронавирус симптомнарының рәсми исемлеген мөмкин кадәр тизрәк яңартырга чакырды. Ул аңлатканча, «омикрон» авыруның җиңелрәк формасын китереп чыгара, әмма аның йогышы хастаханәләрнең йөкләнешенә китерергә мөмкин.

32 мутацияле B.1.1.529 штаммы беренче тапкыр Ботсванда ачыкланган иде. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы SARS-CoV-2 коронавирусының яңа вариантына грек хәрефе буенча «омикрон» дигән исем бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса