Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

«Татнефть» COVID-19дан соң тернәкләнү буенча берничә программа эшләде

Авыру кичергәннән соң компаниянең «Иволга», «Лениногорский», «ЯН», «Шифалы» һәм «Космос» санаторий-профилакторийларында, шулай ук «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастеның медицина реабилитациясе үзәгендә сәламәтлекне торгызырга була.

Көч туплау зарур

Кайберәүләр COVID-19ның бөтен куркынычын ахыргача аңламый: хастаханәдә яки амбулатор дәвалангач, кешеләр шул җитә, ә коронавирус инфекциясеннән котылган организм аның нәтиҗәләрен дә җиңәчәк, дип уйлый. Тик күпмедер вакыт узганнан соң өзлегүләр барганын, тын бетү, арыганлык, мускуллар зәгыйфьлеген тоясың. Чәч коела башлый, ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеге бозыла, хәтер һәм игътибар кими, кан куера, аритмия, тәннең өшүчәнлеге һәм үпкәләр фиброзы барлыкка килә.

COVID-19дан соң гадәти тормыш агымына кушылганчы яки сәяхәтләргә чыгып киткәнче, дәвалау процессының бер өлеше буларак, тернәкләнү программасын файдаланып, организмга көч тупларга ярдәм итәргә кирәк. Бу эштә сезгә «Татнефть» дәваханәләренең махсус әзерлек узган квалификацияле персоналы һәм нефтьчеләрнең сигез санаторий-профилакториенда да булган заманча аппаратура ярдәмгә килә ала. Шунысы да мөһим, дәваханәләр барысы да урман һәм парклар зоналарында урнашкан, ә бу үз чиратында сулыш системасын торгызуга ныграк ярдәм итәчәк.

«Реабилитацияне никадәр иртә башласаң, тернәкләнү шулкадәр тизрәк, ә киләчәктә хроник авыру барлыкка ки-лү куркынычы шулкадәр кимрәк булачак, - дип сөйли медсанчастьның баш табибы Гөлсинә Шәмсиева. - Беренче чиратта реабилитация ковидтан соң өзлегүләрне дәвалауга һәм организмның җайлашу мөмкинлекләрен оптимальләштерүгә юнәлде-релгән. Мисал өчен, безнең клиниканың медицина реабилитациясе үзәгендә ул мультидисциплинар бригада тарафыннан гамәлгә ашырыла. Аның составына психолог, невролог, терапевт, ЛФК табибы һәм инструктор-методисты, физиотерапевт һәм башка күп кенә белгечләр керә».

 

Һәркемгә - шәхсән якын килеп

Һәр пациент өчен тернәк-ләндерүнең шәхси программасы эшләнә. Анда барлык күрсәткечләр, ярамавын күрсәтүче билгеләр һәм процедураларның бер-берсе белән яраклашуы исәпкә алына. Мондый комплекслы якын килүнең максаты сулыш системасы авыруларын дәвалау һәм кисәтү, организмның йөрәк-кан тамырлары, нерв һәм башка системалары функцияләрен торгызудан гыйбарәт. Шулай ук пациентның яхшы физик формасын һәм эшкә сәләтлелеген кире кайтаруга, астеник синдром күренешләрен мөмкин кадәр азайтуга да зур игътибар бирелә.

Физиотерапия (магнитотерапия, яктылык белән дәвалау, углекислоталы ванналар, ультратавыш терапиясе һ.б.), Сак күле ләме, озокерит-парафин белән дәвалау да яхшы нәтиҗә бирә. Сулыш юлларының саклагыч механизмнарын стимуляцияләү өчен бронхларны дренажлау, ялкынсынуга каршы тору һәм иммунитетны торгызу тәэсиренә ия булган галотерапия, бронх-үпкәнең үткәрүчәнлеген торгызу өчен ингаляция, физик йөкләнешләргә чыдамлыкны арттыру өчен гипокситерапия кебек дәвалау алымнары да үзләренең нәтиҗәлелеген раслады.

Кайбер дәваханәләрдә тышкы сулыш системасын коррекцияләү өчен кулланыла торган уникаль «Астмакор» аппараты бар. Коронавирус инфекциясе кичергәннән соң еш кына сулышның диафрагмаль тибы белән чагыштырганда сизелерлек начар булган күкрәк белән тын алу өстенлек итә. Сулыш алу хәрәкәтләренең стереотибы оптималь булмый, үпкәләрнең сыйдырышлылыгы кими. «Астмакор» исә тернәкләнүне тизләтергә, үпкә мускулатурасын күнек-терергә һәм тын алуны оп-тимальләштерергә, сулыш алу фазаларын синхронлаштырырга мөмкинлек бирә.

 

Комплекслы дәвалау

Компаниянең барлык дәваханәләрендә дә паци-ентларның иммунитетын күтәрүгә зур игътибар бирелә.

«Безнең санаторийда пациентларны тернәкләндерү кан әйләнешен яхшыртуга һәм үпкә тукымасында ялкынсынуны бетерүгә юнәлдерелгән, - дип сөйли «Космос» санаторий-профилакторие табиб-терапевты Лариса Матвеева. - Бу организмның тулысынча савыгуы өчен бик мөһим».

Дәвалау процедуралары сыйфатында кайбер дәваханәләр канны тамыр эчендә лазерлы нурландыруны һәм озон белән дәвалауны тәкъдим итәләр. «Канны лазер белән чистарту» уникаль, аңа тиңнәр юк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, лазер куркынычсыз, чөнки кыска дулкыннар организмга зыян китерә алмый һәм хәтта, әйтик, кәрәзле телефон аша ике минутлык сөйләшү барышындагы электромагнит нурланыштан да зыянсызрак, дип аңлата табиб. Мондый процедура йогышлы авыруларны дәвалаганда әйбәт, ул торгызу чорын тагын да нәтиҗәлерәк итә, чөнки матдәләр алмашу процессын яхшырта, иммун процессларны активлаштыра, кан үзлелеген киметә, ялкынсыну процессларының симптомнарын бетерә, сулыш алуны җиңеләйтә, бронхларны киңәйтә һ. б. Тернәкләнү вакытында физиопроцедуралардан тыш, медикаментоз дәвалану үтәргә, шулай ук махсус тернәкләндерү җиһазлары кулланып дәваланырга була.

 

Киләчәктә чирләмәслек булсын

Компаниянең кайбер санаторий-профилакторийларында ялкынсыну процессларына, тромблар барлыкка килүгә каршы һәм башкаларга юнәлдерелгән медикаментоз терапия дә үтәргә мөмкин. Дөрес туклануга, фитотерапиягә зур игътибар бирелә, аларны, белүебезчә, сәламәтлекне торгызганда мөһим компонентлар дип санарга мөмкин.

Дәваханәләрнең берсендә ял итүче, Алабугадан Диләрә Красильникова билгеләп узганча, өч көн процедуралар үткәннән соң аның сулыш юллары чистара башлаган, тамагы шешенү кимегән, күкрәк тутырып тын алу мөмкинлеге барлыкка килгән.

«Тернәкләнүнең минималь вакыты - 10 көн, - дип аңлатты УСО начальнигының маркетинг буенча урынбасары Наталья Овечкина. - Барлык теләүчеләр, корпоратив программалар белән каралган булса, ДМС кысаларында, шулай ук үз акчалары хисабына да дәвалана алалар. Киләчәктә проблемалар булмасын өчен сәламәтлекне бүген үк торгызу һәм ныгыту зарур».

Медицина реабилитациясе үзәге телефоны: 8 (8553) 38-77-07.

 

Елена Филатова

 

«Нефтяные вести» 45 нче сан, 10 ноябрь, 2021 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: COVID-19