Әлмәт таңнары

Татарстан инде бер атнадан артык вакыт дәвамында яңа шартларда яши: кешеләр QR-кодтан башка бер генә җәмәгать урынына да эләгә алмыйлар

Моннан тыш, 65 яшьтән өлкәнрәк, ковидтан прививка ясатмаган яки соңгы 6 ай дәвамында авыруны кичермәгән затларны мәҗбүри изоляцияләү режимы да гамәлгә кертелде.

Әлеге чикләүләр өлкән яшьтәгеләр арасында бераз кыенлыклар тудырды. Сәбәбе – аларның күпчелегенең «Дәүләт хезмәтләре» порталында теркәлмәвендә иде. Әби-бабайларның кулларында төймәле гап-гади телефоннар. Әлбәттә, күпләренә балалары, оныклары «Дәүләт хезмәтләре»ндә теркәлергә ярдәм итте- итүен, тик өлкән яшьтәгеләрнең шактые ярдәм сорап, күпфункцияле үзәкләргә килергә мәҗбүр булды. Шул рәвешле үзәкләрдә озын чиратлар барлыкка килде. Статис-тика бер атна эчендә генә дә Татарстанда 47 мең кешенең шәхси кабинеты барлыкка килүен күрсәтте. QR-код шәхескә, аның паспорт мәгълүматларына бәйле, ә әлеге документ-ның ялган булуы җинаять эше булып тора.

Үзенең QR-кодын күрсәтмәгән татарстанлыларны административ җаваплылык көтә. Җәмәгать урыннарында тикшерү өчен үзенеке булмаган QR-код тәкъдим ителгәндә административ хокук бозу өчен беркетмәләр төзелә. Исегезгә төше-рәбез, физик затлар 30 мең, вазифаи затлар һәм шәхси эшкуарлар 50 мең, юридик затлар 300 мең сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин. Кабат хокук бозган өчен штрафның күләме гражданнарга 50 мең, шәхси эшкуарларга 500 мең, юридик затларга 1 миллион сумга кадәр арта.

Бүгенге катлаулы тормышта өлкәннәрнең кыенлыклар белән очрашып, аптырашта калуларыннан иң беренчеләрдән булып мошенниклар да файдаланырга өлгерде. Алар коронавирус-тан прививканың QR-кодын теркәүне сылтау итеп, картадан акча урлый башладылар. Бу уңайдан хокук саклаучылар QR-кодның ковидтан прививка ясаткан кешеләрнең банк карталарына теркәүне таләп итми торган мөстәкыйль элемент булуын кабат искәртәләр. Сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре дә мондый тәкъдимнәр белән шалтыратмауларын белдерделәр. Гомумән, кафе, ресторан, кинотеатрларга бару өчен мәҗбүри QR-кодлар кертү фонында интернет чел-тәрендә акча хисабына кыйммәтле сертификат әзерләргә һәм гадәти кешене «тулы канлы тормыш белән яшәү-че гражданин»га әйләндерергә тәкъдим итүче күпсанлы мошенниклар пәйда булды. Интернет ялган QR-кодлар һәм ПЦР-тестлар сату турында тәкъдимнәр белән тулды. Тик шуны гына әйтәсе килә - әлеге тәкъдимнәрдән кулланып, прививка ясатмаучылар беренче чиратта үзләренең һәм башкаларның сәламәт-леген куркыныч астына куялар. Алар инфекцияне йөртүчеләр һәм таратучылар да булырга мөмкин бит. Шуңа күрә дә таҗлы вируска каршы вакцинаны вакытында алып калу зарур.

Бу мәкерле авырудан аеруча өлкән яшьтәгеләрне сакларга, якларга кирәк. Өлкәннәргә ярдәм итү йөзеннән Әлмәттә дә шактый гына чаралар гамәлгә кертелде. Иң беренче чиратта күпфункцияле үзәк үзенең эш вакытын озайтты. Офис ял көнендә дә әлмәтле-ләргә хезмәт күрсәтә башлады. Биредә халыкны дәүләт хезмәтләре сайтында теркәү һәм хисап язмасын раслау белән бәйле мәсьәләләр буенча якшәмбе көнне 9 дан 15 сәгатькә кадәр вакыт аралыгында кабул итәләр. Исәпкә алу язмасын банк кушымталары аша мөстәкыйль рәвештә дә расларга мөмкин. Бу турыда белеп тору кирәк.

Реклама

Волонтерлар да 65 яшьтән өлкәнрәк татарстанлыларга QR-кодлар алуда булышалар. Алар халыкка 122 телефоны номеры буенча консультация бирә. Тагын бер яңалык - республикада халыкка ярдәм күрсәтү өчен кабаттан федераль «кайнар линия» эшли башлады. Мәсәлән, QR-кодлар алуда кыенлык-лар кичерүче гражданнарга 8 800 200 34 11 телефон номеры буенча шалтыратырга кирәк, шуннан соң гариза «ОНФ. Помощь» системасына кертелә. Соңрак белгечләр «МЫ ВМЕСТЕ» региональ штабына мөрәҗәгать юллый.

Әлмәт җирлегендәге эпидемиологик хәл үзебездән тора, шул турыда онытмасак иде. Вакцина ясатуның таҗлы вируска каршы торуның бердәнбер чарасы булуын да исебездән чыгармыйк. Хөкүмәт тарафыннан билгеләнгән чараларга игътибарлы булып, таләпләрне төгәл үтик. Барысы да безнең сәламәтлегебез өчен эшләнә бит.

 

Резеда Исмәгыйлева

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: