Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Әлмәттә Covid-19дан прививка ясаткан пенсионерлар өчен призлар уйнатылды

Җиде кеше җиңүче булды.

 Соңгы нәтиҗәгә карамастан, вакцина алган һәр кеше-җиңүче: ул үз сәламәтлеген яки хәтта гомерен  инфекциядән саклап калган.

Мондый бәйге инде өченче тапкыр үткәрелә. Беренче бүләкләр комплекты август аенда ук уйнатылды. Прививка кабинетында июль аенда булган берничә өлкән яшьтәге әлмәтле призларга ия булды. Август аенда прививкалар ясатучылар арасында спорт инвентаре уйнату сентябрь аенда булды. Хәзер оештыручылар узган айда вакциналаштырылган пенсионерлар арасыннан җиңүчеләрне билгеләделәр.

Сентябрь аенда 60 яшьтән өлкәнрәк 1668 кеше вакцинацияләүнең тулы курсы үтте. Нәкъ менә алар акциядә катнаштылар. Оештыручыларга исемлекне сәламәтлек саклау идарәсеннән биргәннәр. Исемлеккә кергән һәркемгә тәртип номеры бирелде. Бу санлы кәгазьләрне лототронга урнаштырып, бутыйлар һәм очраклы рәвештә бер номер-җиңүчегә  призга тапшыралар. Шул рәвешле скандинавия таякларына ия булган биш кеше сайлап алынды. Берәр кеше медицина тренажеры һәм велосипед отты.

Призларны ветераннар советында алырга мөмкин: Гагарин ур., 20. Моның өчен бухгалтерия кабинетына паспорт белән килергә кирәк. Җиңүчеләрне алдан телефон аша хәбәр итәчәкләр, ә әгәр ул юк икән — оту турында шәхсән хәбәр итәчәкләр.


Ветераннарның җирле иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Клара Минһаҗева хәбәр иткәнчә, әлеге чара шәһәр һәм районның яшь кешеләре арасында зур кызыксыну уята. Әмма ул прививкага язылу өчен төп фактор түгел. Төп мотиватор-үз сәламәтлегеңне кайгырту.

"Без зур аңлату эшләре алып барабыз. Сәламәтлек саклау идарәсе вакцинация турында мәгълүмат һәм аңа бәйле иң киң таралган сорауларга җаваплар булган күп материаллар җибәрә. Без бу мәгълүматларны ветераннар оешмалары җитәкчеләренә җибәрәбез, ә алар лекцияләр үткәрәләр",  — ди  Клара Бисенгалиевна.

Ул баштарак вакцинацияне ветераннар советында да эшләп була иде, әмма шушы көннәрдә чыккан санитар-эпидемиологик чикләүләр белән бәйле рәвештә учреждениедә процедураны үтү туктатылды, дип аңлатты. Әмма вакцинацияләүнең башка пунктларында да кабул итү дәвам итә. Октябрь аенда ике компонент вакцина алган пенсионерларның да призлар алу мөмкинлеге бар. Ноябрь аенда да бүләкләр уйнатуны үткәрү планлаштырыла.


Вакцинация нәтиҗәләре буенча призлар откан 60+ затлар исемлеге (1-30 сентябрь)


Скандинавия таяклары:
1658 В. Ф. Евпатьев
104  Илфира Гыйләҗева
438  Александр Красильников
 344 Николай Мясников
1505 Наилә Шәвәлиева
Тренажер:
 1358 Михаил Калмыков
Велосипед:
 1120 Мария Буслаева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса