Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Әлмәттә вакцинация узган пенсионерлар арасында икенче тапкыр лоторея уйнатылды

Акциядә 60 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк булган әлмәтлеләр катнашты.

Әлеге чараны ветераннар советы оештырды. Пенсия яшендәге вакциналы гражданнарны бүләкләү турындагы карарны июнь ахырында ук конференция вакытында кабул иттеләр. "Анда коронавирустан вакцинаның ике компонентын ясаган пенсионерлар катнаша,"- дип хәбәр итә сәламәтлек саклау идарәсе.

Җиңүчеләр очраклы рәвештә билгеләнә: ветераннар Советы һәрбер кешегә  номерлар бирә. Аларны лототронга төшерәләр, аралаштырып болгаталар һәм очраклы рәвештә бер номерны сайлыйлар.

Беренче спорт инвентаре уйнату берничә ай элек булды. Ул чакта аны июль аенда прививка ясатучылар арасында үткәрделәр. 16 сентябрь көнне акция икенче тапкыр шәһәрнең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында узды. Анда август аенда тулы вакцина курсы алган 2026 пенсионер катнашты. Шуларның җидесе җиңүче булды. Бишәү скандинавия таякчыклары отса, бер кеше  аяк-куллар өчен тренажер отты. Төп приз — велосипед иясе дә билгеле булды.

 Катнашучылар ветераннар советында үз отышларын ала алачак.


Бүләкләр уйнату дәвам итә: аны ай саен ноябрьгә кадәр үткәрәчәкләр. Акциядә 60 яшьтән алып ике ай эчендә вакцинаның ике компонентын алган гражданнар катнаша ала. Прививка кабинетлары шәһәрнең һәр медицина учреждениесендә, шулай ук «Панорама» үзәгендә дә эшли. Моннан тыш, җомга көннәрендә пенсионерлар ветераннар советы базасында оештырылган мобиль пунктта да вакцина ясата алалар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса