Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Әлмәттә коронавируска каршы прививка ясау кампаниясе дәвам итә

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр иткән соңгы мәгълүматларга караганда, шәһәрдә һәм авыл җирлекләрендә 64000нән артык кеше прививка ясаткан.

Вакцинаны барлык сырхауханәләрдә дә алдан язылу буенча, шулай ук «Панорама»сәүдә үзәгендә ясатырга мөмкин. Белгечләр сүзләренә караганда, бүгенге көндә бу үз-үзеңне һәм башкаларны Covid-19дан саклау өчен иң нәтиҗәле ысулларның берсе.


Тимур Дмитриевич вакцинациянең ике этапта үткәрелүен искәртте: икенче компонент беренче этаптан соң 21 көннән соң кертелә. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, барлык прививка  ясаткан әлмәтлеләр процедурадан соң җитди өзлегүләр кичермәгән.


Район башлыгы үзен һәм якыннарын коронавирус инфекциясеннән саклау өчен әле моны эшләмәгәннәргә прививка ясарга чакырды. Ә инде күптән вакцинация узган кешеләргә ул ревакцинация үтәргә киңәш итте. Аны ярты елдан соң, медицина препаратының икенче компоненты кертелгәннән соң үткәрәләр. Тимур Нагуманов үзе 8 ай элек, әле гыйнварда ук вакциналаштырылган. Әмма белгечләр белән аралашып, киңәшләрне өйрәнеп, ревакцинация ясарга карар кылды. Ул кабат «Спутник лайт» прививкасын ясатты.



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса