Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Әлмәттә вакцинация узган өлкәннәр арасында лотерея уйнатылды

Призлар уйнату ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Әлмәт шәһәр паркында «Covid-19 вакцинациясе» лотереясы үткәрелде. 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында 1 велотренажер, 5 скандинавия таякчыклары җыелмасы һәм 2 велосипед уйнатылды.

Июль аенда вакцинацияләүнең ике этабын узган пенсионерлар бүләкләр алды. Андыйлар Әлмәттә 2219 кеше. Призлар уйнату ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.


Әлмәттә барлыгы 60 яшьтән өлкәнрәк 20 меңгә якын кеше коронавирустан прививка ясаткан.

Ветераннар советында күчмә бригада атнага ике тапкыр кизү тора. Башта пациентлар медицина тикшерүен уза һәм барлык сәламәтлек күрсәткечләре әйбәт булган очракта гына вакцина дозасын ала. Прививканы әлмәтлеләр хастаханәләрдә һәм «Панорама» сәүдә үзәгендә ясата алалар. Үзең белән паспорт, полис һәм СНИЛС булырга кирәк.

COVID-19дан Татарстанда 870 меңнән артык кеше прививка ясаткан, Әлмәттә һәм районда – 60 меңнән артык кеше.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса