Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Татарстанда коронавирусның 48 яңа очрагы ачыкланган

19 пациент хастаханәдә, 29 кеше өйдә дәвалана.

Узган тәүлектә коронавирусның 48 яңа очрагы теркәлгән. Өч кеше авыруны читтә, 45 кеше аралашу юлы белән йоктырган.

«19 пациент хастаханәдә, 29 кеше өйдә дәвалана», — дип хәбәр иттеләр республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирус йоктыруның 22 854 очрагы теркәлде. 20 448 пациент дәваланып беткән, шул исәптән 31 кеше узган тәүлектә терелгән.

Коронавируска каршы вакцинаны Татарстанда 655 178 кеше ясаткан. Вакцинаның икенче дозасын 429 862 кеше алган. Прививка ясатучылар саны бер тәүлектә 16 003 кешегә арткан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса