Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Җиңү Көнендә әлмәтлеләр анализлар бирә һәм вакцинация уза алалар

Әлмәттә Яшьләр үзәге каршындагы мәйданда ретро автомобильләр һәм Бөек Ватан сугышы чорындагы хәрби техника күргәзмәсе ачылды.

Биредә шулай ук Әлмәт муниципаль районының «Десантчылар берлеге» җәмәгать оешмаларының хәрби экспонатлары һәм артефактлары күргәзмәсе оештырылды. 


"Сугышчан туганлык" ансамбле, шәһәр һәм районның иҗат коллективлары концерт программасы бәйрәм кәефк тудыра. Теләгән һәркем фронт боткасын авыз итә ала.


Балалар өчен мастер-класслар оештырылды.


Шунда ук кан басымын үлчәтергә, кандагы шикәр күләмен тикшерергә, ВИЧка экспресс-тест узарга мөмкин. Моннан тыш, һәркем  коронавирустан вакцинация уза ала. Үзегез  белән паспорт, СНИЛС, медицина иминият полисы булу зарур. Сәламәтлек шәһәрчеге 17.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса