Әлмәттә тагын 3 кеше коронавирус йоктырган
Татарстанда коронавирус белән авыруның 34 очрагы ачыкланган.
Узган тәүлектә коронавирусның яңа 34 очрагы ачыкланган. 12 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 22 кеше өйдә дәвалана.
9 апрельгә Татарстанда 19 732 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 16 841 (+55) кеше терелгән.
167 529 кеше вакцинацияләнгән. 102 260 кеше вакцинациянең икенче этабын узган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа