Әлмәттә тагын 1 кеше коронавирус йоктырган
Татарстанда коронавирус белән авыруның 37 очрагы ачыкланган.
Узган тәүлектә коронавирусның яңа 37 очрагы ачыкланган. 15 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 22 кеше өйдә дәвалана.
27 мартка Татарстанда 19 272 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 16 062 (+61) кеше терелгән.
124 513 кеше вакцинацияләнгән. 2 нче дозаны 77 891 кеше алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа