Татарстанлыларга коронавирусның психик сәламәтлеккә йогынтысы турында аңлатачаклар
Табиб-психотерапевт, ВОЗ эксперты Владимир Менделевич татарстанлыларның менталь сәламәтлегенә Covid-19 йогынтысы турында сөйләячәк.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы эксперты татарстанлыларга коронавирусның психик сәламәтлеккә йогынтысы турында сөйләячәк. Сорауларга табиб-психотерапевт Владимир Менделевич җавап бирәчәк, туры эфирның модераторы ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Владимир Менделевич Covid-диссидентлар белән нәрсә идарә итүен һәм коронавирус нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икәнлеген аңлатачак.
«Covid-19 һәм психик сәламәтлек. Күңел тынычлыгын ничек саклап калырга» темасына туры эфир 24 мартта ТР буенча коронавируска каршы тору оперштабының инстаграм аккаунтында узачак. Әңгәмәнең модераторы - ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Эфирны сылтама буенча карарга мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа