Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

«Панорама» сәүдә үзәгендәге прививка пункты эшли башлаган

Әлмәт башлыгы Тимур Нагуманов «Панорама»  сәүдә үзәгендә медицина хезмәткәрләренең көн саен кизү тора башлавын билгеләп үтте.

Әлмәт халкы район башлыгының игътибарын «Панорама» сәүдә үзәгендә прививкалар ясау пункты эшендә тоткарлыкларга юнәлтте.

 

«Сездән «Панорама»да вакцинация үзәге эшләмәве турында хәбәр булды. Әйе, мин гафу үтенәм, без бу ситуацияне хәл иттек. Сигналыгыз өчен рәхмәт.  Бүген медицина хезмәткәрләре көн саен кизү торуларын дәвам итә», - диде Нагуманов. Эш көннәрендә прививканы 16:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 12:00 сәгатьән 18.00 сәгатькә кадәр ясатырга мөмкин.

 

«Панорама» дан тыш, коронавирустан үзәк район хастаханәсендә, 3 нче поликлиникада һәм медсанчастьтә дә вакцинация ясатырга була.

 

Әлмәттә бүгенге көндә коронавирустан 7,1 мең кеше вакцинацияләнгән. Көн саен 200-250 кеше прививка ясата.

 

«Безнең район үзәк хастаханәсенә коронавирус белән авыручылар килә. Көн саен 10нан алып 20гә кадәр пациент килә. Хәзерге вакытта үзәк район хастаханәсе базасында 186 пациент бар, аларның өчесе ИВЛДА, 31е кислородта», - дип нәтиҗә ясады район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса