Татарстанда тагын 3 кеше коронавирус корбаны булган
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан тагын өч үлем очрагы теркәлгән.
9 мартка республикада ковидтан барлыгы 367 үлем очрагы расланган.
Республиканы оператив штабы мәгълүматлары буенча, 1938 һәм 1980 елларда туган ир-атлар һәм 1945 елда туган хатын-кыз ковид корбаны булган.
Патологоанатомнар вирусны идентификацияләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа