Татарстанда тагын 5 кеше коронавирус корбаны булган
Татарстанда коронавирустан барлыгы 360 кеше үлгән.
Соңгы тәүлектә республикада коронавирустан 1940, 1941, 1958 елларда туган ир-атлар һәм 1944, 1955 елда туган хатын-кызлар үлгән.
ТР сәламәтлек саклау минситрлыгында үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыклануын һәм вирусның идентификацияләнүен искәрттеләр.
Шул рәвешле, 7 мартка булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясеннән вафат булган пациентлар саны 360ка җитте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа