Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Әлмәт – коронавирустан вакциналаштыру буенча республикада беренче

Тимур Дмитриевич авыру куркынычыннан саклануның бердәнбер ысулы - вакцинация, дип искәртте.

4 март көнне Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов инстаграмдагы үзенең аккаунтында хәбәр иткәнчә, яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинаны республиканың башка районнарына караганда Әлмәттә яшәүчеләр 10%ка күбрәк ясаткан.

Ул шулай ук Татарстан хастаханәләренә көн саен коронавирус белән авыручылар килүен, ә кабаттан йоктырган кешеләр Covid-19ны күпкә авыррак кичерүен дә әйтте.

Прививканы шәһәр үзәк хастаханәсендә, 3 нче поликлиникада һәм «Татнефть» медсанчастендә ясатырга була. Моннан тыш, «Панорама» сәүдә үзәгендә дә вакцинация пункты ачылды. Анда шулай ук коронавирустан прививканы көн саен 16.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр бушлай ясатырга була. Паспорт, полис һәм СНИЛС булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса