Татарстанда тагын өч кеше коронавирус корбаны булган
Республикада коронавирус инфекциясе аркасында үлүчеләрнең гомуми саны 323кә җитте.
Коронавирустан Татарстанның тагын өч кешесе үлгән.
Вирус аркасында 1936 һәм 1941 елларда туган ир-атларның, шулай ук 1950 елда туган хатын-кызның гомере өзелгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.
«Үлем сәбәпләре патолог-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде», - диелә республика ведомствосы хәбәрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа