Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Әлмәт районында COVID-19дан 2000 кеше прививка ясаткан

Бүген республикада яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе белән бәйле ситуациягә багышланган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков Әлмәт районын телгә алды.

Әкренләп койкалар саны киметелә, ләкин авырулар саны арткан очракта билгеле бер резерв саклана. Инде 2000гә якын кеше вакциналаштырылган, ә бу атнада препаратның яңа партиясен килүне дә исәпкә алып, бөтен прививка көткәннәрне дә хастаханәләргә вакцина үтәргә чакыру планлаштырыла.


Антитәнчекләрне тикшерү өчен биоматериал алынмый, әмма моны шәхси тәртиптә эшләүчеләр вакцинаның нәтиҗәлелеген әйтәләр.


Моннан тыш, Жаворонков хәбәр иткәнчә, тәүлек эчендә Татарстанда 96 кеше сәламәтләнгән, пандемия вакытында 13 227 кеше терелгән. Дәвалау-диагностика этаплары күзлегеннән караганда республикада вәзгыять тотрыклы. 21 245 кеше вакцинацияләнгән, шуларның 5 284е икенче дозаны алган.


Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина билгеләп үткәнчә, соңгы тәүлек эчендә Татарстанда Covid-19 белән авыруның 82 яңа очрагы ачыкланган. Йөз мең кешегә авырулар күрсәткече 482, 4 тәшкил итә. Үсеш темпы гыйнвар башында 6% ка кимегән һәм 0,5 % дәрәҗәсендә саклана. Медицина күзәтүе астында яңа коронавирус авыруын йоктырганнар һәм коронавирус белән авырганнар белән элемтәдә булган 7 345 кеше кала.


Шулай ук республикада Covid-19 булу-булмауга тест уздыру дәвам итә, соңгы тәүлек эчендә 7 888 гражданга анализ үткәрелгән.


Халыкара аэропортларда санитар-карантин контроле үткәрелә.


Уку елы башыннан 113 укучы, 114 студент һәм 193 педагог яңа коронавирус инфекциясе белән авырган. Шимбә көнне авыру билгеләре булган 7 бала укудан читләштерелгән.
Владимир Жаворонков шулай ук Covid-19 прививкасына Татарстан республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында (МФЦ яки поликлиникага мөрәҗәгать итеп, 122 номерына шалтыратып) язылырга мөмкин булуын да искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса