Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Әлмәт районында Covid-19 дан 630 кеше прививка ясаткан

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов әлмәтлеләрне коронавирус инфекциясеннән активрак прививка ясарга өндәде. Бу хакта ул инстаграм сәхифәсендә турыдан-туры эфир вакытында белдерде.

«Безнең илдә, Татарстанда һәм Әлмәттә коронавирус инфекциясеннән түләүсез вакцинация башланды. Вакцина авыруны иң җиңел формада үткәрергә мөмкинлек бирә. Прививка ясарга теләүчеләр район үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать итә алалар", - дип хәбәр итте Нагуманов.

Район башлыгы вакцина белән проблемалар юклыгын да әйтте.

«Бүгенге көндә безнең районда 630 кешегә прививка ясалган, сан зур түгел, әмма бу инде бер һәм ике генә кеше түгел, привика ясатучылар көннән көн арта бара», - диде район башлыгы.

 Тимур Нагумановның яңа коронавирус инфекциясеннән прививка ясатканын хәбәр иткән идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса