Әлмәттә коронавирус белән авыруның яңа очраклары теркәлмәгән
Татарстанда COVID-19 белән тагын 85 кеше авырган.
Узган тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 85 очрагы ачыкланган. 21 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 64 кеше өйдә дәвалана.
⠀
26 гыйнварга Татарстанда 15 623 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Татарстанда коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 12 040 (+90) кеше терелгән.
"Спутник V" белән 11 384 кеше вакцинацияләнгән. 2 нче дозаны 2016 кеше алган.
13 442 комплект доза вакцина кайтарылган. (84,7 %ы кулланылган)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа