Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Тукта, COVID!

18 гыйнварда илебездә коронавирустан киңкүләмле вакциналаштыру башланып китте.

Әлеге мөһим массакүләм чарага күчәргә йөкләмәне Россия Президенты Владимир Путин үзе бирде.

13 гыйнварда РФ Хөкүмәте әгъзалары белән узган киңәшмәдә ул халыкны күпләп вакциналаштыру зарурлыгын ассызыклады.

Мәгълүм булганча, илдә прививка ясау кампаниясе узган елның декабрендә оештырылган иде инде. Өстенлек иң беренче чиратта медицина хезмәткәрләренә, укытучыларга, социаль хезмәткәрләргә, хәрбиләргә һәм хроник авыруларга бирелде. Әлмәт җирлегенә исә «Спутник V» вакцинасының беренче 70 дозалык партиясе 15 декабрьдә кайтты. Хәзерге вакытта исә әлеге вакцина район һәм шәһәр халкын тулы күләмдә тәэмин итәрлек дәрәҗәдә булдырылды, дип ышандырдылар районның сәламәтлек саклау идарәсендә. Теләге булган һәрбер кеше мәкерле коронавирус авыруына каршы түләүсез прививка ясата ала. Бары тик алдан язылырга гына кирәк. Моның өчен әлмәтлеләр яшәү урыны буенча үз участокларына, авыл җирлегендә яшәүчеләр ФАПларга мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук 33-83-80, 22-78-46 (үзәк район шифаханәсе регистратурасы) телефоннарына шалтыратып яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша язылырга мөмкин. Чираты җиткәнлеге турында хәбәр алганнан соң, гражданин билгеләнгән вакытка үзәк район шифаханәсенә чакырыла.

Шуны истә тоту мөһим: «Спутник V» вакцинасының бер ампуласы биш кешегә бүленә, ә аны ачканнан соң яраклылык вакыты нибары ике сәгать кенә, шуңа күрә әлмәтлеләр вакциналаштыруга карата җитди карашта булырга һәм соңга калмыйча килеп җитәргә тиеш. 21 көн узганнан соң кабат прививка ясату зарур. Коронавируска каршы тәнчекләр икенче прививкадан соң ике атнадан барлыкка киләчәк.

Бүгенге көндә Әлмәт муниципаль районы буенча коронавирустан 300 дән артык кеше прививка ясаткан инде. Вакциналаштыру узарга теләүчеләр саны көннән-көн арта.

Татарстанда «Спутник V» вакцинасын республиканың 8183 кешесенә ясаганнар. Шул ук вакытта 1876 кеше препаратның икенче дозасын алырга өлгергән. Хәзерге вакытта республикага 13442 доза «Спутник V» комплекты кайтарылган, шул исәптән 1,1 меңе – узган атна азагында. Төбәк алган вакциналарның 60,9 проценты инде файдаланылган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.

                                                                                                                                   Резеда Исмәгыйлева

 

 

Марсель ГЫЙМАЕВ, Әлмәт шәһәре прокурорының беренче урынбасары, юстиция советнигы, 46 яшь:

«Хөкүмәтебез безне кайгыртып, гарантияле, түләүсез ярдәм күрсәтә икән, мөмкинлекне кулланырга кирәк»

– Вакцинациянең ике этабын да яхшы гына уздым. Прививканың беренчесен 27 декабрь көнне ясаттым. Икенчесен быел 18 гыйнварда. Бар да уңышлы гына үтте. Минем киңәшем шул – язмышны сынауларга дучар итәргә кирәкми. Сәламәтлекне сакларга кирәк. Барыбыз да исән-имин булыйк.

 

Җәүдәт СӨЛӘЙМАНОВ, ТКХ департаменты директоры, 50 яшь:

«Сакланырга һәм башкаларны сакларга тырышырга кирәк»

– Торак-коммуналь хуҗалык тармагы хезмәткәрләре халык белән һәрдаим тыгыз элемтәдә. Шуңа күрә дә без үзебез өчен генә түгел, иң беренче чиратта, безнең белән аралашкан кешеләр өчен җаваплы. Коронавирустан прививканы күптән түгел ясаттым, уколдан соң үземне яхшы хис итәм.

 

Нур ӘХМӘДИЕВ, шагыйрь, язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, 74 яшь:

«Вакцина ясату – коронавирустан саклануның ышанычлы ысулы»

– Прививканы тормыш иптәшем Венера белән бергә 15 гыйнвар көнне ясаттык. Беренче ике көнне икебездә дә бераз хәлсезлек булып алды, ләкин җиңелчә генә. Вакцинация ясатудан куркырга кирәкми. Процедура җиңел һәм гади. Поликлиникада прививка ясар алдыннан сәламәтлек күрсәткечләрен тикшерәләр, табиблар бик яхшы карый.

 

Венера ӘХМӘДИЕВА, теш табибы, 75 яшь:

«Безнең илдә вакцинация ирекле, ягъни һәр кеше, барлык аргументларны үлчәп, үзе өчен иң яхшы карарны кабул итәргә тиеш»

– Без үзебез өчен карар кылдык – ике дә уйламый тормыш иптәшем Нур белән бергәләп прививка ясатырга булдык. Мин үзем медицина хезмәткәре, шуңа күрә вакциналаштыруның бик кирәкле һәм мөһим чара икәнлеген аңлыйм. Өлкән яшьтә булсак та, сәяхәтләр яратабыз, дөнья тормышы белән танышабыз. Халык арасында булганда саклану чараларына бик зур җаваплылык белән киләбез: кулларны дезинфекцияләп, биткә битлек киябез. Дисциплина саклыйбыз, хәрәкәтләнәбез, көн саен физик күнегүләр ясыйбыз. Хыялыбыз – Занзибарга сәяхәт кылып, исән-имин йөреп кайту. Максатыбызга ирешербез дип уйлыйм.

 

Алия КӘРИМОВА, 30 яшь:

«Иң беренче чиратта өлкән яшьтәге якын кешеләрем һәм туганнарым турында кайгырттым»

– Коронавируска каршы прививка ясату турында күптәннән карар кылган идем инде. Моңа тулы әзерлек белән килдем. Алдан, әлбәттә, вакцинация турында интернет челтәрендә булган бар мәгълүматны укыдым һәм әлеге чараның куркынычсыз булуына инандым. Мондый вакциналарның ясалу технологиясе Советлар Союзында ук билгеле булган икән инде. Иң мөһиме – нәтиҗәлелек. «Спутник-V» вакцинасын декабрьдә ясаттым. Беренче көнне аз гына хәлсезлек сиздем сизүен, ләкин температура күтәрелмәде, укол ясаган урын авыртмады. Яшермим, авыртыр, хәлем начарланыр дип уйлаган идем. Коллегаларым арасында кайберәүләр вакцина ясатырга уйлый. «Бер-ике ай көтәбез әле. Прививка ясатканнарны бераз күзәтәбез. Бар да яхшы булса, һичшиксез, без дә барачакбыз», диючеләр дә байтак. Мин үзем башкаларга прививка ясатырга киңәш итәр идем. Пандемия иртәгә генә бетмәячәк. Авыру янәшәбездә йөри. Шуңа күрә сакланырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса