Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Татарстанда массакүләм вакцинация процессы тизләтеләчәк

Февральдә республика 190 мең доза вакцина алырга тиеш иде, әмма хәзер тәэмин итү күләме күбрәк булырга мөмкин.

«Татарстан массакүләм вакцинациягә кереште инде. Без февральгә якынча 190 мең доза көтәбез, тик кичәге мәгълүматны һәм ил президенты куйган бурычны исәпкә алып, бу процесс тизләнәчәк һәм күләмнәр, мөгаен, күпкә күбрәк булачак. Республика моңа әзер», - диде ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Вакцинация һәр татарстанлы өчен ирекле. Бу мәсьәләдә хакимиятнең төп бурычы мәгълүматлаштырудан гыйбарәт, дип ассызыклады Галимова: «ТР Президенты тарафыннан республика халкына вакцинация мөмкинлекләрен җентекләп аңлату бурычы куелган».

Өстәмә дозалар кергән саен, вакциналар республика буенча таралачак, бу зур шәһәрләрдә яшәүчеләрне генә түгел, хәтта иң кечкенә һәм ерак торак пунктларда яшәүчеләрне дә вакцинацияләү мөмкинлеге булсын өчен эшләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса