Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Коронавирусның Британия штаммы Европаның 22 илендә ачыкланган

Вирусның яңа вариантын вакыт узу белән башкалары алмаштыра ала.

Европаның 22 илендә коронавирусның британ штаммын ачыклаганнар. Копенгагенда брифингта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Европа төбәк бюросы директоры Ханс Клюге шул хакта сөйләде. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

«Коронавирусның SARS CoV-2 (VOC) төре буенча борчылуны аңлыйм. Европаның 22 төбәгендә коронавирусның яңа вариантын ачыклаганнар», — диде Клюге.

Аның сүзләренчә, авыру сизелерлек үзгәрешләр кичермәсә дә, вирусның бу төре тизрәк тарала. Бу штаммны барлык яшь төркемнәрендә дә ачыклаганнар. Бөекбританиядә һәм Даниядә шундый процесс күзәтелә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса