Әлмәттә коронавирус белән авыруның яңа очрагы теркәлмәгән
Татарстанда COVID-19 белән тагын 94 кеше авырган.
Узган тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 94 очрагы ачыкланган. 25 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 69 кеше өйдә дәвалана.
⠀
30 декабрьгә Татарстанда 13 189 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Татарстанда коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 10 698 (+20) кеше терелгән.
1720 кеше вакцинацияләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа