Тагын өч татарстанлы коронавирустан үлгән
Татарстанда 177 кеше ковид корбаны булган.
Татарстанда өч үлем очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
"1932 елгы хатын-кыз һәм 1953, 1965 елгы ир-атлар әлеге вирустан һәлак булдылар", - диелә хәбәрдә.
Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган, вирус идентификацияләнгән, дип билгеләп үттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа