Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Татарстанда 303 медицина учреждениесе “Коронавирус” кайнар линиясенә тоташтырылачак

Медицина оешмаларын үзара тоташтыру ун көн дәвам итәр дип көтелә.

Татарстанда якын арада 303 медицина учреждениесен бердәм телефон элемтәсе белән тоташтырачаклар, бу аларны Covid-19 коронавирусы белән бәйле мәсьәләләр буенча кайнар линиягә тоташтырырга ярдәм итәчәк. Бу хакта #ТатарстанОнлайн эфирында ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.

«Хәзер без 303 медицина учреждениесен бердәм телефон элемтәсе белән тоташтырабыз. ТР Президенты безгә бу бердәм элемтәне булдыру бурычын куйды. Бүгенге көнгә без 303 медицина учреждениесенең 25 ен элемтәгә тоташтырдык инде. Һәм якындагы ун көндә бу эш төгәлләнәчәк", - дип аңлатты министр.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Россиядә, Татарстанны да кертеп, Covid-19 проекты буенча яңа кайнар линия эшли башлаганын хәбәр иткән иде. Хәзер белгечләр белән 122 номеры буенча элемтәгә керергә мөмкин.


Кайнар линия эше турында тулырак Sntat.ru сайтында укырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса