Татарстанда коронавирус инфекциясеннән өч үлем очрагы теркәлгән
Республикада коронавирус инфекциясеннән барлыгы 164 кеше үлгән.
12 декабрьдә Татарстанда коронавирустан өч кеше үлгәнлеген республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», диелгән хәбәрдә.
1938, 1939 елларда туган хатын-кызлар һәм 1948 елгы ир-ат ковид корбаны булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа