Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Ковидка түләүсез дарулар алу өчен мазок тапшыру мәҗбүри түгел

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирустан бушлай препаратлар алу өчен Covid-19 инфекциясенә мазок тапшыру мәҗбүри түгеллеген хәбәр итте.

Бушлай даруларны коронавирус инфекциясе яки хастаханәдән тыш пневмониядән өйдә дәваланучылар ала алачак.

«Табиб пациентның хәлен, температураның күпмегә сузылуын, хроник авыруларның бармы-юкмы икәнен тикшерә. Ул пациентның туганнары коронавирус белән авырыймы-юкмы икәнен ачыклый. Мондый дәвалау күпкә нәтиҗәлерәк була икән, аңа препаратлар бирелә», — диделәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Табиб пациентларны препаратларның башка тәэсирләре булу мөмкинлеге турында кисәтергә һәм дәвалануга язма ризалыгын алырга тиеш.

Авыруларга препаратлар комплектын волонтерлар тәүлек дәвамында китереп бирә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса