Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Әлмәттә 30 ялган белешмә ачыкланды

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов Instagram'да бүгенге вәзгыять, күрелә торган чаралар турында сөйләде һәм сорауларга җавап бирде.

Тимур Дмитриевич Әлмәттә даими патрульлек оештырылуын аңлатты: шәһәргә керү һәм чыгу урыннарында 10 даими эшләүче пост, шәһәр урамнарында 52 полиция хезмәткәре һәм 20 ДНД хезмәткәре эшли. Алар изоляция режимын үтәмәүчеләрне ачыклый да башлады. Бүген иртән 29 беркетмә төзелде, төшке ашка аларның саны 48 гә җитте.

Моннан тыш, башлык билгеләп үткәнчә, «ялган» белешмәләр сатып алырга яки ясарга омтылышлар ачыкланган. Полиция хезмәткәрләре 30 ялган белешмә ачыклаган. Алар буенча административ хокук бозу турында беркетмәләр төзеләчәк. 
"Әйтик, эш бирүченең мөһерен ала алган кибеттә эшләүче бер ханым тоткарланды. Аңарда буш графалы белешмәләр дә булган. Аны киләчәктә җаваплылыкка тартачаклар.

"Хөрмәтле гражданнар, Министрлар Кабинеты билгеләгән режимны бозып, сез закон буенча җаваплылыкка тартылачаксыз. Зинһар, изоляция режимын саклагыз», - дип кисәтте Әлмәт районы башлыгы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса