Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

"Татнефть" Әлмәт халкын шәхси транспортны автомагистральләрдә калдырмаска чакыра

Коронавируска каршы хезмәт ышанычлы булырга тиеш.

Моның өчен арсеналдагы барлык саклану чаралары кулланыла. Шуларның берсе — урамнарны һәм ишегалларын дезинфекцияләү. «Татнефть»нең коммуналь техникасы көн саен Әлмәт муниципаль районының махсус хезмәтләренә шәһәр территорияләрен чистартырга, аларны санитар эшкәртеп торырга ярдәм итә. Бу куркыныч инфекцияләр таралуга өстәмә киртә. Әйләнә-тирә чистарак булган саен, коронавирус таралу өчен мөмкинлекләр дә азая.

Һәр шәһәр, һәр торак пункт — бөтен нефть төбәге якланган булырга тиеш. Бу катлаулы көннәрдә дә нефтьчеләр республиканың көньяк-көнчыгышы халкына мөрәҗәгать итә.

"Татнефть" Әлмәт халкын шәхси транспортны автомагистральләрдә калдырмаска чакыра.

Ишегалларында йөрү һәм үтү юлларын япмагыз! Мөмкин булганча автомобильләрне махсус машина кую урыннарында тотарга тырышыгыз. Тәүлек буе дезинфекция һәм җыештыру өчен киртәләр тудырмагыз.

Бүген һәрберебезнең гражданлык җаваплылыгы бик мөһим. Без барыбыз да пандемия шартларында үз тормышыбызны куркынычсыз итү өчен тырышырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса