Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Татарстанда коронавирустан 39нчы үлем расланган

Үлемнең сәбәбе патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.

Татарстанда коронавирустан 39 нчы үлем очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Вирусның корбаны 1951 елда туган Казанда яшәүче бер хатын-кыз була. 19 июльдә пациентканы Казанның 7нче номерлы хастаханәсенә Covid-19 аркасында катлауланган пневмониянең авыр формасы белән күчерделәр. Хәле авыр булу сәбәпле, хатын-кызны ИВЛ аппаратына тоташтыралар. Пациентканың сулыш юлларының хроник авырулары булган. Үлем 24 июль көнне теркәлгән.

"Үлемнең сәбәбе патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән", - диде Галимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса