Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

39 татарстанлы тәүлек эчендә коронавирус йоктырган

Республикада пандемия башланганнан бирле Covid-19 белән барлыгы 7731 зарарлану очрагы теркәлгән.

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 белән зарарлануның 39 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 39 яңа очрагы теркәлгән. Шулай итеп, Татарстан Республикасында үсеш буенча барлыгы - 7731 очрак», - дип хәбәр итте спикер.

Авдонина сүзләренә караганда, тәүлек эчендә төбәктә коронавируска 6,4 мең ПЦР-тест үткәрелгән.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков бер көн эчендә республиканың 73 кешесе коронавирустан дәваланды, дип өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса