Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Мәдинә Гайнуллина: «Вәзгыять безне җиргә төшерде»

Үз-үзеңне изоляцияләү вакыты тормышыбызга бик күп үзгәрешләр кертте, күп нәрсәгә башкача карарга мәҗбүр итте. Боларның барысы да гамәлләребездә дә, уй-фикерләребездә дә чагыла. Әлеге чор безне каты сыный.

Хәтерлисезме, социаль челтәрләр барлыкка килеп, бөтен кеше шунда «яши» башлагач, «тере аралашулар бетте, интернетта сөйләшәбез, шунда кунакка йөрешәбез» дип сөйләгән идек. Анысы чәчәкләр генә булган икән ләбаса! Менә бүгенге шартларда без тулаем онлайн тормыш алып барабыз. Укулар - дистанцион, эш – читтән торып, азык-төлек, башка товарлар, дарулар сатып алу – интернет аша... Болар гынамы соң?! Музейларга, концертларга, мастер-классларга, китапханәләргә, театрга да онлайн «йөрибез». Бар да түләүсез, диванда ятып кына рухи азык алабыз, дияр кайберәүләр. Анысы шулаен шулай да бит, әмма тере аралашуны бернәрсә дә алыштыра алмый. Коронавирус дигән зәхмәтнең чигенүен, кабаттан элекке тормышка (әлбәттә, ул башкачарак булачак) кайтырга язсын. Бүген бөтен дөнья шундый теләк белән яши. Артистлар да. Тамашачы белән күзгә-күз аралашучы буларак, алар бу вәзгыятьне ничек кабул итә икән? Әлмәт драмтеатры артисты, Татарстанның атказанган артисты Мәдинә Гайнуллина белән шушы темага сөйләшеп алдык. Әлбәттә, күрешеп түгел, аралашуыбыз да вәзгыять кушканча, дистанцион булды.

- Мәдинә, спектакльләр туктап калды, Яр Чаллыда җырлы-биюле тамашаң да кичектерелде. Бу вәзгыятьне ничек кичерәсең?

- Чаллыда концертым 7 апрельдә булырга тиеш иде, аннары аны 23 енә күчердем. Билетларның күп өлеше сатылган иде. Әмма карантин 30 ына кадәр дип озайтылгач, халыкка кире билет акчаларын кайтардык. Миңа бу хәл зур зыян салды дип әйтә алмыйм, әлеге концерт миңа күңел өчен, халыкка якынаю өчен кирәк иде. Киләчәктә оештырырга исәбем бар. Көзгә калыр дип торам. Бу шартларда берни дә бездән тормый, күктә шулай язылган булган, күрәсең.

- Татар эстрадасы җырчылары арасындагы дусларыңның хәлләре ничек? Алар ни уйлый?

- Берсенә дә җиңел түгел. Кайберләре туйлар, банкетлар, концертлар белән генә яши иде. Аларга башка җирдән акча керми, ә ипотека, кредитларны түләргә кирәк. Акча эшләү мөмкинлеге дә юк. Бик авыр хәлдә калдылар. Кредит каникуллары кертелсә дә, аларны бит барыбер түләргә туры киләчәк. Бу шартларда бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә барыбер җиңелрәк, азмы-күпме, аларның хезмәт хаклары сакланып кала. Безнең ипи-тозлык булса да акчабыз булачак дигән сүз. Бер уйлап карасаң, дәүләт акчасы күп түгел, үзең эшләгән акча саллырак чыга. Ә менә бүген бар да башкача. Шундый чакларда Аллага шөкер, эшем бар дип сөенәсең, рәхмәт әйтәсең, канәгать булырга кирәк дип уйлыйсың. Театрның әлеге чорга планлаштырылган гастрольләре дә тукталып калды. Татарстан буенча чыгып китәргә тиеш идек. Кукмара, Саба тамашачысы көтә иде, без дә...

- Тамашачы белән очраша алмау, тере аралашу булмау артист өчен үтә дә авырдыр ул?

- Бик авыр хәл. Өйдә ятам, беркая чыга алмыйм, гаиләдәге биш кешегә ике битлегебез бар. Чиратлашып кибеткә чыгып, һава сулап керәбез. Без, артистлар, өйдә утырырга күнекмәгән. Нишләргә дә белмим, пешерә-пешерә дә ардым, ике итәк бәйләдем. Җепләр бетте, кибетләр ябык, өйгә китереп бирү хезмәтләре юк. Бизәкләп сумкалар бәйләдем. Аны Инстаграмда күреп, күпме кешедән заказ килде, әмма анысын бәйләргә дә мөмкинлек юк. Вакыт та күп, акчасы да булыр иде, югыйсә.

Без алкышлардан энергия алабыз. Спектакльдә чыгарган көчемне шәхсән үзем ахырдан кул чабулар аша кире кайтарам. Миңа шул җитми. Үз җаена гына барган яшәү рәвешебез киртәсеннән чыгып китте. Яңадан үз хәленә кайтсын иде дип телим. Әмма бу вәзгыять безне җиргә төшерде. Балалар, туганнар, мөнәсәбәтләр күзгә күренә башлады. Хәерлегә булсын дип телим.

Гөлназ Гыйззәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса