Татарстанда коронавирус инфекциясеннән 2 яңа үлем очрагы расланган
Туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.
Казанда яшәүче 61 яшьлек кеше вируслы пневмония белән хастаханәгә китерелгән.
Коронавирус йогышы булу лаборатор тикшерү нәтиҗәсендә расланган.
1963 елда туган хатын-кыз кискенләшкән пневмония белән хастаханәгә салына. Хале хроник авырулар кискенләшүе фонында катлауланган. Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа