Коронавирус инфекциясеннән үлүнең 2 яңа очрагы расланды
16 октябрьгә барлыгы 96 үлем очрагы теркәлгән.
Казанда яшәүче 67 яшьлек хатын-кыз пневмония белән хастаханәгә китерелгән. Хәле хроник авырулар кискенләшүе фонында катлауланган. Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Яр Чаллыда яшәүче 75 яшьлек ир-ат вируслы пневмония белән хастаханәгә китерелгән.
Коронавирус йогышы булу лаборатор тикшерү нәтиҗәсендә расланган.
Туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа