Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Covid-19 расланган очраклар буенча Россия икенче урынга күтәрелгән

Россиядә коронавирус инфекциясе йоктыручыларның гомуми саны 232243 кә җиткән.

Яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны буенча Россия Испанияне узып киткән. Бу хакта Коронавируска каршы көрәш буенча федераль оператив штабы хәбәр итә. 

Узган тәүлек эчендә авыру йоктыруның 10899 яңа очрагы ачыкланган. 

Инфекция йоктыручылар саны буенча беренчелекне АКШ били. Джонс Хопкинс университеты исәпләүләре буенча, АКШта эпидемия башланганнан алып инфекция йоктыруның 1437916 очрагы теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса