Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Әлмәт районы башлыгы ярдәмчесе коронавирус йоктырган

Бу хакта район башлыгы Тимур Нагуманов бүгенге туры эфиры барышында җиткерде.

 

Әнүзәр Әнвәрович туры эфирга кушылып, үзенең хәле һәм инфекцияне ничек йоктыруы турында сөйләде. Хәзерге вакытта аның белән аралашкан кешеләр ачыкланган, алар да, шул исәптән Тимур Нагуманов та 14 көнгә өй карантинына киткән. Шунысы да мәгълүм, башлыкта анализ коронавирус күрсәтмәгән.

 

Әнүзәр Юнысов коронавирусны ничек йоктыруын да сөйләде. “Азык-төлек кибетенә перчаткасыз барган идем. Мөгаен, борын-күзләремә кагылганмындыр. Авырган кешеләр белән контактта булганым юк”, - диде ул. Ул үзен яхшы хис итә.”Эчмим, тартмыйм, туклану режимын cаклыйм, спорт белән шөгыльләнәм. Ис һәм тәм тоюны югалтмадым. Борчылмагыз. Барыгызга да сәламәтлек телим. Үзегезне саклагыз”, - диде Әнүзәр Юнысов.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса