Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Рөстәм Миңнеханов битлекле режимны саклауның мөһим булуын әйтте

Татарстан Республикасы Президенты район башлыклары алдында чикләүләр режимын йомшарту шартларында республика халкының куркынычсызлыгын тәэмин итү бурычын куйды.

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов  район башлыклары белән ВКС режимында киңәшмә уздырды.  

Бүгенге көндә Татарстан предприятеләренең 90% тан артыгы төрле дәрәҗәдә эшчәнлек җәелдерә. Санитар-эпидемиологик нормаларны үтәү тәҗрибәсе күрсәткәнчә, кешеләр иминлеген дөрес оештырганда эшне яңадан башлап җибәрергә мөмкин.

Президент моның 6 майда икътисадны торгызу өлешендә узган киңәшмәдә Россия Президенты Владимир Путин әйткән бурычлар кысаларында алып барылуына игътибар юнәлтте.

Рөстәм Миңнеханов битлекле режимны саклауның мөһимлеген аерым билгеләп үтте. Кеше күп җыела торган урыннарда - кибет, җәмәгать транспортында битлек һәм перчаткалар кию мәҗбүри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса