Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Татарстанда коронавируслы дүртенче кеше үлгән

Үткән тәүлектә Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 102 яңа очрагы теркәлгән.

Шуларның 10 кеше хастаханәгә урнаштырылган, ә 92 кеше өйләрендә дәвалана.

1 очрак читтән кайтучылар, калганнары — авыру белән элемтәдә булган.

Яшь төркемнәре буенча:
18 яшькә кадәр - 7
18 дән - 30 яшькә кадәр - 40
30 дан - 50 яшькә кадәр - 23
50 дән - 60 яшькә кадәр - 20
60 тан – 70 яшькә кадәр - 9
70 тән - 80 яшькә кадәр – 2
80 нән - 90 яшькә кадәр - 1

Шәһәрләр буенча:
Казан - 75;
Чаллы - 1;
Кукмара- 1;
Буа-3;
Биектау -3;
Нурлат -1;
Арча -2;
Яшел Үзән - 6;
Лаеш -2;
Югары Ослан -1;
Апас-3;
Саба -3;
Питрәч-1.
Коронавирус авыруы ачыкланганнан алып, барлыгы 184 кеше дәваланып терелгән.
Бүген Татарстанда коронавирустан үлүнең дүртенче очрагы экспертиза белән расланган.
Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе хәбәр итте.

«5 майда Чаллы шәһәренең 1969 елда туган кешесе вафат булды», — дип хәбәр иткән  Лилия Галимова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса