Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Роспотребнадзор Covid-19 аркасында кертелгән чикләүләрне озайту мөмкинлеген әйтте

Россиянең баш санитар табибы Анна Попова сүзләренчә, чикләү чаралары озайтылу аларны үтәү дәрәҗәсеннән тора.

Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова Covid-19 яңа коронавирус таралу сәбәпле, чикләү чараларын июньгә кадәр озайту мөмкинлеген кире какмады.

Бу хакта ул «Россия 1» телеканалында «Москва. Кремль. Путин» программасы эфирында әйтте.

«Әгәр без бүген үзизоляция режимын боза башласак, 12 майда аны көчәйтергә кирәк булырга мөмкин. Ә менә без бозмасак, кайбер чикләүләр бетерелер дип өметләнә алабыз. Әмма бүген бу өмет кенә», — диде Анна Попова.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса