Әлмәт таңнары

Юллар һаман игътибар сорый

Һәр шәһәрнең үз йөзе, тоткан кыйбласы, алга куелган максатлары бар. Безнең Әлмәттә чисталык, матурлык, төзеклек өчен көрәш аеруча нык алып барыла кебек тоела. Бу чыннан да шулайдыр. Россиянең, Татарстан Республикасының иң төзек шәһәре исеменә лаек булып тору бу хакта ачык сөйли.

Чынлап та, һәрберебез күреп тора, калабызда зур эшләр башкарыла. Бернигә дә карамастан, төзелеш тә туктап тормый, объектлар заманча итеп рекон- струкцияләнә, капиталь ремонт барышында торак йортларның фасадлары яңартыла, юлларга да игътибар бирелә.
Бүген сүзебез юллар турында. Алар да кием-салым кебек: тузып тора, "ертыла", ремонт сорый, яңа "күлмәк" таләп итә. Шөкер, әлмәтлеләрнең бу яктан да мактанырлыгы бар. Киңәйтелгән юллар саны елдан-ел арта бара. Чокырлы юлларга да агымдагы ремонт үткә- релеп тора. Территориаль җирле үзидарә Советлары тырышлыгы белән ишегалдындагы юллар, тротуарлар да тәртипкә китерелә, яңа өслекләр җәелә. Тик... Их, шул тик булмаса. Кызганычка каршы, бу "тик"ләр күп- челек җирдә очрый. Быел территориаль җирле үзидарә Советлары, ишегалды җыештыручылар эшчәнлеге белән танышып йөргәндә мондый юлларга да тап булырга туры килде. Юл төзелеше хакында барган киңәшмәләрдә муни- ципалитет җитәкчелеге төзүчеләргә юлларга өслекне дөрес җәегез, яңгыр сулары аннан агып төшәрлек булсын дип даими кисәтеп, искәртеп тора. Аяз көнне бар да әйбәт кебек: тип-тигез асфальт юл, тизлекне арттырмасыннар өчен махсус киртәләр - тагын нәрсә кирәк. Яңгырлар гына эшне боза. Асфальт дөрес җәелмәгән урыннарда күлдәвекләр хасил була һәм алар кояшлы көннәрдә дә бик озак кипмичә ята әле...
И.Апачаева. Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров