Әлмәт таңнары

Тихоновка алтактасы хаталардан гыйбарәт

«Әлмәт таңнары» газетасы шәһәрдә һәм районда алтакталар, урам исемнәре язылышындагы хаталар белән нәшат көрәш алып барса да, хаталы язулар әле һаман да күзгә ташлана тора.

Реклама

Шуларның берсе - рәсемдә. «Түбән Мактама шәһәр тибындагы бистәсе» муниципаль берәмлегенә караган Тихоновка авылына шәһәр ягыннан да, Түбән Мактама бистәсе ягыннан да кергән урында менә шундый күп хаталы алтакта тора. Алар безне бер дә бизәми, гәрчә бу юлдан көн саен әлмәтлеләр генә түгел, республиканың башка районнары халкы да үтеп йөри. Әйдәгез, җәмәгать, һич югында җирлекләр исемнәрен дөрес язарга тырышыйк инде. Ә «Әлмәт таңнары» үз чиратында сезгә хаталарны төзәтеп язарга ярдәм итәчәгенә ышандыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: